Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда процентсыз кредит бирү программасы тәмамланды

1 октябрьдә Татарстанда, бөтен илдәге кебек үк, пандемия чорында һәм ул китергән кризис вакытында хезмәткәрләрнең хезмәт хакын түләүгә тотыла торган ташламалы кредит бирү программасын гамәлгә ашыру тәмамланды.

Республикада әлеге кризиска каршы ярдәмнән 6 ай эчендә 1 159 эшкуар файдаланган, бу аларга 3,1 млрд. сумлык кредит акчаларын җәлеп итәргә мөмкинлек биргән.

Ташламалы процентсыз кредит алуга юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр дәгъва итә алды. Программа шартлары нигезендә, кредит буенча процентлар федераль бюджеттан түләнде, ә бурычка алучы өчен алар нульгә тиң иде. Кредит 6 айдан артык вакытка озайтылган очракта, алты айдан соң  ставканы субсидияләү туктатылды.

Кредит күләме түбәндәгечә исәпләнә иде: 1 төбәктә минималь хезмәт хакы күләме (Татарстан өчен бу күрсәткеч 12 130 сум + социаль взнослар) * хезмәткәрләр саны * 6 ай.

Программага республикада тәкъдим ителгән 17дән артык әйдәп баручы банк кертелде. Пандемия чорында әлеге чара үз вакытында һәм кирәкле булды, чөнки ил җитәкчелеге алдында эшләүче халыкның санын һәм мәшгульлеген максималь дәрәҗәдә саклап калу бурычы тора иде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса