Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда продукцияне электрон озату буенча айга 1 млн 300 мең данә сертификат бирелә

1 июльдән товар озату буенча кулдан язылган документлар гамәлдән чыгарыла, барлык җитештерүчеләр "Меркурий" системасына күчеп бетәргә тиеш.

(Казан, 24 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда продукцияне электрон озату буенча айга 1 млн 300 мең данә сертификат бирелә. Соңгы 12 ай эчендә 7 млн 400 мең данә сертификат бирелгән. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

"1 июльдән товар озату буенча кулдан язылган документлар гамәлдән чыгарыла. Шуңа күрә 1 июльдән барлык җитештерүчеләр "Меркурий" системасына күчеп бетәргә тиеш. 2018 елның апреленә, Россельхознадзор биргән мәгълүматлар буенча, Татарстан - Россия төбәкләре арасында, ит, ит ризыклары, кош ите, сөт, балык, шулай ук әзер сөт ризыкларын электрон ветеринария сертификаты белән озатуда алдынгылар рәтендә", - диде ТР Россельхознадзор идарәсенең дәүләт чикләрендә ветеринария контроле бүлеге башлыгы Илшат Мөхәммәтшин.

Исегезгә төшерик, Татарстан ветеринарлары 2015 елдан бирле “Меркурий” программасы белән эшли. Ул пилот программасы буларак кертелде. Ветеринарлар аңа 1 гыйнвардан күчеп бетәргә тиеш иде, тик кайбер төбәкләрнең әзер булмавы аркасында, ул 1 июльгә кадәр кичектерелде.

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин "Татар-информ"га Татарстан буенча шушы программада эшләүгә мал табиблары өчен махсус укулар узды дигән иде. Аның сүзләренчә,  657 мал табибы “Меркурий” програмасында эшләргә укыган.

"Меркурий”да бер документны 15 секундта тутырып була. “Меркурий” системасында тутырылган документ үтә күренмәлелеккә (“прозрачность”) 100 % гарантия бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса