Татарстанда поезд астына эләгеп үлгән ир-ат белән бала туганнар булмаган
(Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). Татарстанда поезд астына эләгеп үлгән ир-ат белән бала туганнар булмаган. Татарстанда кичә тимер юлда булган фаҗига турында "Татар-информ"га Идел буе транспортта тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте. Алдан "Татар-информ" фаҗига кичә кич Юдино-Васильево юлының 775нче чакрымында булган дип хәбәр иткән иде. Якынча мәгълүматларга...
(Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). Татарстанда поезд астына эләгеп үлгән ир-ат белән бала туганнар булмаган. Татарстанда кичә тимер юлда булган фаҗига турында "Татар-информ"га Идел буе транспортта тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте.
Алдан "Татар-информ" фаҗига кичә кич Юдино-Васильево юлының 775нче чакрымында булган дип хәбәр иткән иде.
Якынча мәгълүматларга карганда, 25 яшьлек ир-ат һәм 8 яшьлек кыз республиканың Яшел Үзән районы Октябрьск бистәсе тирәсендә тимер юл аша чыккан.
Машинист ашыгыч рәвештә поездны туктатырга тырышкан, әмма ир-ат белән кыз баланы бәрдерүдән кача алмаган.
Тикшерү ачыклаганча, һәлак булган ир-ат кызның ата-анасында эшләгән. Кыз бала тимер юлның икенче ягындагы кибеткә барырга теләгән, ир-ат аны озатырга булган.
Хәзер тикшерүчеләр видеокүзәтү камерасындагы язманы өйрәнәләр һәм фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа