Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда планның өчтән бер өлешен тәшкил иткән торак файдалануга тапшырылган.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 177 йортның 49ы төзелгән инде.

24 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда ел башыннан 887,1 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 29,8 процентын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте, дип җиткерә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

«Ике атна эчендә торак тапшыру динамикасы 48,0 мең квадрат метр тәшкил итә», - диде Республиканың Төзелеш министрлыгы башлыгы.

Аерым алганда, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасы буенча 20,5 мең квадрат метр мәйданлы 363 фатирлы 11 йорт төзелгән. Бу планлаштырылганның 7,5 процентын тәшкил итә.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 2020 елда Татарстанда 1 млн 317,2 мең квадрат метр мәйданлы 177 күп фатирлы йорт төзү планлаштырыла. Нигездә, бу – өлешчеләр акчасына иске кагыйдәләр буенча төзелә торган инвестицион торак, дип аңлатты докладчы.

Хәзерге вакытта 348,0 мең квадрат метр мәйданлы 49 күп фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылган, бу планның 26,4 процентын тәшкил итә. Моннан тыш, 68 йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 51 йорт әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә, тагын тугыз йорт түбән әзерлек дәрәҗәсендә тора.

Моннан тыш, республикада бер ел эчендә 1 млн 388,2 мең квадрат метр мәйданлы 10 мең 680 шәхси йорт төзергә җыеналар. 518,6 мең квадрат метр мәйданлы 3 мең 990 йорт сафка бастырылган инде - планнан 37,4 проценты.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы җитәкчесе шулай ук 2020 елда ул җитәкләгән ведомствоның РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән алты илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашуын искәртте. Бу - «Демография», «Торак һәм шәһәр мохите», «Экология», «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау» һәм «Мәдәният». Аларны финанслау күләме 15 млрд сумнан артып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса