Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны арткан

30 июльдән 5 августка кадәр республикада ОРВИның 6491 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган атнада ОРВИ белән авыручылар саны арткан. Республикада 30 июльдән 5 августка кадәр ОРВИның 6491 очрагы теркәлгән. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алдагы атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 22 процентка арткан. 16 июльдән 22 июльгә кадәр авырулар саны 5294 булган.

Бер атна элек, 9 июльдән 15 июльгә кадәр, республикада ОРВИ белән авыруның 4799 очрагы теркәлгән булган. Авыручыларның артып китүе сезонлы характерда дип аңлатыла. Хәзерге вакытта авыручылар дәрәҗәсе эпидемия баскычыннан 5,6 процентка түбән, дип аңлаттылар Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә.

Мәгълүмат "Татар Информ"нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6