Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда мәктәпләрдә биш көнлек уку атнасын кертү буенча мөрәҗәгатьләр күп

Татарстан Иҗтимагый палатасында 2021 елда республиканың социаль министрлыкларының өстенлекле максатлары һәм бурычлары турында фикер алыштылар. Татарстанлылар БДИны гамәлдән чыгарырга һәм тәрбиячеләргә хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итте

2021 елга Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының өстенлекле максатларын һәм бурычларын формалаштыруда катнашкан татарстанлыларның күпчелеге мәктәптә укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү һәм балалар бакчаларында урын булдыру өчен тавыш бирде. Бу хакта бүген Казанда узган утырышта ТР Иҗтимагый палатасының мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова хәбәр итте.

«Максатларны һәм бурычларны гаммәви формалаштыру буенча проектка җәмәгатьчелек кызыксынуы елдан-ел арта, бу хакта саннар сөйли. Димәк, татарстанлылар әлеге проектны мәгариф идарәсе органнары белән әңгәмәнең бер өлеше буларак кабул итә һәм аның нәтиҗәлелегенә ышаналар», - диде спикер.

2021 елга максатлар һәм бурычлар арасында педагогларның һөнәри компетенциясен камилләштерү кебек мөһим пунктлар бар. Шулай ук әти-әниләр быел 9нчы сыйныф укучыларын 10нчы сыйныфта укытуны дәвам итү һәм криминаль субкультураларга каршы тору кебек сорауга да зур игътибар юнәлтте. Моннан тыш, гражданнар үз тәкъдимнәрен калдырды.

«559 җавап алынды, алар җитәрлек күләмдә тавыш җыймады, әмма анализланды һәм эштә исәпкә алыначак. Бигрәк тә Бердәм дәүләт имтиханнарын һәм Төп дәүләт имтиханын бетерү, мәктәпләрдә биш көнлек уку атнасын кертү буенча мөрәҗәгатьләр күп. Күп кешеләрне мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү педагогларының хезмәт хакын арттыру проблемасы борчый», - диде Асия Тимирясова.

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса