Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда мәктәп директоры эш урынында вафат булган

Директор үз кабинеты янындагы бүлмәдә аңын югалтып егылган.

Чаллының 51нче номерлы урта мәктәбе директоры Геннадий Волков 62 яшендә вафат булган. Бу турыда хәбәрне "Татар-информ"га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсендә расладылар.

Геннадий Волков бүген иртән эшкә килгән. Мәктәп директоры кабинеты янындагы бүлмәдә ул аңын югалтып егылган. Урынга ашыгыч ярдәм табиблары килгән. Тик алар берничек тә ярдәм итә алмаган. Табиблар мәктәп директорының үлемен раслаган.

Тикшерү комитетында ачыклаганча, әлеге вакыйгадан соң тикшерү бара. Геннадий Волков иртәнге якта йөрәге авыртуга зарланган булган.

"Челнинские известия" сайты хәбәр иткәнчә, мәрхүм белән хушлашу 3 апрельдә була.

Фото: https://pixabay.com | Alexas_Fotos

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса