Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда миллионынчы кешегә коронавируска каршы прививка ясадылар

Вакцинаның юбилей дозасын лаеклы ялдагы психолог, 65 яшьлек Наилә Шаһабиева алды.

Татарстанда миллионынчы кешегә яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясадылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Вакцинаның юбилей дозасын лаеклы ялдагы психолог, 65 яшьлек Наилә Шаһабиева алды. Прививка өчен ул «КовиВак» препаратын сайлаган.

«Ул ярты ел элек коронавирус инфекциясе белән инде авырган булган. Ире исә кичә прививка ясаткан», - дип искәрттеләр ведомствода.

Инъекция алдыннан Наилә Шаһабиева мәҗбүри медицина тикшерүе узган һәм терапевтка күренгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса