Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда медицина карталарын цифрлаштыру программасы эшләнә

​​​​​​​Ярты ел эчендә медкарталарны инвентаризацияләүне төгәлләргә ниятлиләр.

Татарстанда медицина карталарын цифрлаштыру программасын эшләүне планлаштыралар. Бу хакта ТР архив эше буенча дәүләт комитетының коллегия утырышында ведомство җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова сөйләде.

«Соңгы берничә дистә ел эчендә медицина оешмаларында медицина документларының кыйммәтлеге экспертизасына тиешле игътибар күрсәтелмәде», — диде ул. Гөлнара Габдрахманова өч бурыч торганын әйтте: медкартларга инвентаризация уздыру, кәгазьдәге медицина мәгълүматын саклау буенча срокларны кыскарту, карталарны цифрлаштыру.

«Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, ярты ел эчендә медицина карталарын инвентаризацияләүне төгәлләргә, шуның нәтиҗәләреннән чыгып, медицина карталарын цифрлаштыру программасын эшләүгә керешергә кирәк. Бу проектны гамәлгә ашыру алга таба бердәм электрон медицина картасын булдыруга нигез була ала», — диде комитет рәисе.

Аның әйтүенчә, республиканың 22 хастаханәсендә эш ничек оештырылганы тикшерелгән. Гөлнара Габдрахманова архив эше буенча иң югары күрсәткечләр Арча, Зәй, Түбән Кама, Балык Бистәсе Үзәк район хастаханәләрендә, Яр Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә булганын билгеләп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса