Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанга тагын 1,9 мең доза «Спутник V» вакцина китерделәр

Республиканың 56 медицина учреждениесендә риск төркемнәренә прививка ясаячаклар.

Татарстанга яңа коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V» вакцинасының икенче партиясе килде. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология һәм иммунопрофилактика буенча баш штаттан тыш белгеч Дмитрий Лопушов сөйләде.

«Бүген без тагын 1,9 мең доза алдык», –  дип билгеләде белгеч.

Дмитрий Лопушов сүзләренчә, хәзер медицина хезмәткәрләрен вакцинациялиләр, ләкин килгән партия кампанияне куркыныч төркемен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Кайткан партияне ел ахырына кадәр ясап бетереп булыр дип планлаштырыла.

«ПЦР методы яки антитәнчекләрне билгеләүгә тикшерү кирәклеген исәпкә алып, бу шактый күп көч таләп итә торган процесс. Без һәрхәлдә, яңа ел бәйрәмнәреннән соң вакцинаның икенче компонентын кертүне дәвам итү өчен, алынган партияләрне бу ел дәвамында тәмамларга планлаштырабы», – дип билгеләде эпидемиолог.

Татарстанның 56 медицина учреждениесендә риск төркемен агитацияләү башланды инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса