Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда маршрут автобусын кеше йөртү кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тарттылар

ДАИ хезмәткәрләре "битлек” режимны бозу очракларын ачыклаган.

Татарстанда пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозган өчен маршрут автобусына штраф салынды, дип хәбәр итә Республика дәүләт автоинспекциясе.

Автобус Балтач – Казан маршруты буенча хәрәкәт итә. ДАИ хезмәткәрләре  "маска" режимын бозу очракларын ачыклаган. Моннан тыш, документларны тикшерү барышында пассажир ташучының «легаль булмаган рәвештә» эшләве ачыклана.

Хокук бозучыдан штраф түләтү турында карар чыгарыла, ә ул, билгеле булганча, машина йөртүчедән – 30 мең, вазыйфаи затка – 50 мең, юридик зат оештырмыйча эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затка – 50 мең, юридик затка 300 мең сумга кадәр күләмдә була ала. Икенче көнне шул ук оешманың башка автобусында шул ук транспорт йөртүче шофер кабат “эләккәч”, автобус штрафстоянкага озатыла. 

Дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта шәһәрара маршрутларда даими рәвештә пассажирлар йөртүчеләргә генә эшләү рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса