Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда «Кызыл канәфер» значокларын онлайн режимда тормышка ашыру башланды

Барлык җыелган акчалар ил ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтелә.

«Кызыл канәфер» акциясе Хәтер һәм Дан елына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Чараны «Буыннар хәтере» хәйрия фонды оештырды.

         "Кызыл канәфер" ул бары тик значок кына түгел, ул илебез ветераннарына,  батырларча һәлак булганнарга, бүгенге көндә исәннәргә бөтен ил исеменнән рәхмәт символы да.

      Ныклы металлдан ясалган истәлекле значоклар «Мин хәтерлим. Мин ярдәм итәм» шигаре астында сатыла. Барлык җыелган акча ел саен ил ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтелә.

         Значоклар ел саен 1 майдан 22 июньгә кадәр, «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясе кысаларында, кибетләр, интернет-ресурслар һәм волонтерлар ярдәмендә таратыла.

         «Кызыл канәфер” значогын “гвоздика.рф” сайтында онлайн һәм шәһәрнең теләсә кайсы почта бүлегендә алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса