Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда кыйммәтле чит ил машиналары хуҗаларына юлларда тикшерүләр үткәрәчәкләр

«Mercedes»та һәм “Porsche”да җилдерә, ә салым түләргә теләмиләр», – диде Татарстан Республикасы Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.

Татарстанда кыйммәтле чит ил машиналарының хуҗаларына ЮХИДИ хезмәткәрләре, салым органнары һәм суд приставлары вәкилләре катнашында юлларда тикшерүләр оештырылачак. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең ТР   идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, кыйммәтле автомобиль хуҗаларының күбесе транспорт салымын үз ихтыярлары белән түләми.

«Mercedes”та һәм Porsche”да җилдерә, ә салым түләргә теләмиләр», – дип өстәде Сафиуллин киңәшмәдә.

«Мондыйларга без мәҗбүри җәза чаралары кулланабыз, ә быелдан, ЮХИДИ һәм суд приставлары белән берлектә, юлларда автомобильчеләрне милек салымнарын түләү предметына тикшерәчәкбез. Бурыч булган очракта, транспорт чарасы штрафстоянкага эвакуацияләнәчәк», - дип аңлатты ул.

Республика бюджетын үтәү йомгаклары буенча финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты планлаштырылган күләмнәрдә бюджетка керемнәрне мобилизацияләү буенча барлык чараларны күрергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса