Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда Кытай заводлары артачак

Бер ел эчендә Татарстан белән Кытай арасындагы товар әйләнеше 50 процентка арткан.

Максат – бу күрсәткечләрне тагын да күбәйтү, ике төбәк арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту. Ике арадагы элемтәләр, уртак хезмәттәшлек турында «Татарстан-Шаньдун» бизнес форумында сөйләштеләр.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга ике көнлек эшлекле сәфәре кысаларында берничә шәһәрдә булырга өлгерде. Татарстан делегациясенә Яньтай шәһәрендәге югары технологияләр зонасында Кытай-Россия технопаркын күрсәттеләр, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Кытай-Россия технопаркы 1998 елда ук оешкан. Анда 120дән артык кече һәм урта предприятие санала. Рөстәм Миңнеханов технопарк эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән танышты. Аңа резидент компанияләр эшләнмәләренә багышланган күргәзмәне тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, Президент терлекләр өчен вакциналар җитештерү буенча лаборатор үзәкләрнең берсен карап чыкты.
 Кытайда иң эре икътисади зоналарның берсе булып саналган Тяньцзинь икътисади һәм техник үсеш зонасы составында ун сәнәгать паркы бар.

Татарстан делегациясенә анда яңа мәйданчык – «Көньяк порт»ны күрсәттеләр. Биредә нефть эшкәртү һәм нефть химиясе производстволары тупланган.

Рөстәм Миңнеханов «Көньяк порт» тәҗрибәсен Татарстан өчен дә кызыклы булуын искәртте. Республикада «Алабуга-2» проектын гамәлгә ашыруда әлеге тәҗрибәгә таянырга мөмкин.
Легендар Конфуцийның туган җире булып саналган Шаньдун – Кытайда алга киткән шәһәрләрнең берсе. Анда халык саны да 100 миллионга җитә. Татарстан Кытайга үз продукциясен кертергә тырыша. Ә тәкъдим итәрлек әйберләребез җитәрлек: республикада йөк машиналары, вертолетлар, шиналар, компрессорлар, медицина инструментлары, машина төзелеше, нефть-химия сәнәгате өлкәсендә товар җитәрлек җитештерелә.

– Шаньдун Кытайда провинция урнашкан беренче шәһәр булып санала. Шуңа да без электроника, энергетика, биомедицина һәм башка өлкәләрдә үзара хезмәттәшлекне ныгыту яклы, – дигән Президент чыгышында.

Бүген республикада уртак хезмәттәшлек нәтиҗәсендә барлыкка килгән заводлар уңышлы эшләп килә. Минераль ашламалар җитештерү белән шөгыльләнгән «Аммоний» заводы, суыткычлар чыгара торган «Haier» корпорациясен әйтәсеңме. Татарстанның КАМАЗ компаниясе белән Кытайның автомобиль двигательләре җитештерүче «Weichai Power» компаниясе белән элемтәләр дә нык. Эшлекле сәфәр нәтиҗәсе буларак, Татарстанда Кытай заводлары тагын да артыр, мөгаен. Кытай индустриаль паркының Алабуга махсус икътисади зонасына килүе көтелә.

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса