Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда кыр кәҗәләренең саны биш тапкырга арткан

«Без кыр кәҗәләре тагы да күбрәк булырга тиеш дигән фикердә», — ди Федор Батков.

 Татарстанда соңгы ун елда кыр кәҗәсе (косуля) саны биш тапкыр арткан.

«Республикада пошилар сан ягыннан тотрыклы, кыйммәтле җанвар буларак кыр кәҗәләре арта. Без кыр кәҗәләре тагы да күбрәк булырга тиеш дигән фикердә. Моның өчен барлык кирәкле табигый шартлар бар», — диде ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының коллегия утырышында ведомство рәисе Федор Батков. Аның сүзләренчә, барлык техник чараларны төгәл үтәп барган хуҗалыкларда шушы җәнлекләр саны арта.

Комитет рәисе Татарстанның Идел аръягында кыр кәҗәләре күбрәк үрчүен билгеләп узды. Аның сүзләренә караганда, хайваннарны саклау чаралары һәм табигый тирәлек сыйфаты күп төр хайваннар артуына китерә.

«Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса