Татарстанда күпләп балык үлгәнгә коммуналь хезмәтләргә җинаять эше кузгатылган
Танайка елгасына канализация сулары агып төшкәнлектән мең ярымлап төрле елга балыгы үлгән.
Татарстанда Танайка елгасында күпләп балык үлү сәбәпле, коммуналь хезмәт күрсәтүчеләргә җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Әлеге хәл июль уртасында Алабуга районындагы Танайка елгасында килеп чыккан. Канализация сулары агып төшкәнлектән мең ярымлап төрле елга балыгы үлгән.
Күпләп балык үлү сәбәпле җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен ачыклый. Экологик экспертиза билгеләнгән.
Мәгълүмат "Татар Информ"нан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia