Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда күп балалы гаиләләргә янгын хәбәриткечләре урнаштыруның яңа этабы башланды

ТР Президенты йөкләмәсе буенча бу елның язында 84 меңнән артык янгын хәбәриткече урнаштырылачак.

Татарстанда күп балалы гаиләләргә янгын хәбәриткечләре урнаштыруның яңа этабы башланды, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республика бюджеты акчалары хисабына бу язда 84 меңнән артык янгын хәбәриткече бушлай урнаштырылачак, — дип аныкладылар ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Акцияне МЧС хезмәткәрләре инде бүген үк үткәрә башладылар. Алар өч кечкенә бала тәрбияләнүче гаиләдә булдылар.

 Фатирда ГТХМ хезмәткәрләре янгын хәбәриткечләре урнаштырдылар һәм бу җайланманың ничек эшләве турында хуҗаларга сөйләделәр. Гаилә башлыгы күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде һәм мондый датчиклар бик файдалы, бигрәк тә күп кеше яши торган йортларда, дип билгеләп үтте.

Бездә бит балалар! Ә күпфатирлы йортта теләсә нәрсә килеп чыгарга мөмкин. Без үзебез янгын хәбәриткечләре сатып алырга теләдек. Гомумән, мондый приборны һәркемгә урнаштырырга кирәк, - диде гаилә башлыгы.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса