Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда ковид белән авыручылар өчен койкаларның өчтән береннән артыгы буш

Республикада Covid-19 пациентларын хастаханәгә салу саны кими.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар өчен койкаларның өчтән бере запаста кала. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

«Бүген койкаларның 32%ы бездә пациентлар кабул итү өчен ирекле. Без түбәнәюгә омтылуыбызны күрәбез. Бу безне бу процессның тынычлануына өметләндерә», – дип билгеләде спикер.

Альмир Абашев билгеләп үткәнчә, дәвалау учреждениеләрендә хәлләр «шатландыра», хастаханәгә озатылган татарстанлылар саны кими.

Татарстанда барлыгы 67 кеше үпкәләрнең ясалма вентиляциясендә, шуларның 58е яңа коронавирус инфекциясе белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса