Татарстанда коточкыч юл һәлакәте өч кешенең гомерен өзгән
Бүген Арча районында юл һәлакәте булган
Кырлай авылы янында «Рено» белән «Тойота» машиналары маңгайга-маңгай бәрелешкән.
Юл һәлакәте иртәнге уннар тирәсендә булган. Бәрелү бик көчле булганлыктан ике машина да юл кырыена очкан. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.
Шаһитләр әйтүенчә, «Тойота» машинасындагы өч кешенең гомере өзелгән. «Рено» машинасы йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа