Татарстанда коронавирустан 700 кешегә вакцинация ясаганнар
Эре шәһәрләрдә куркыныч төркемдә булмаучыларга прививка ясый башладылар.
700 татарстанлы «Спутник V» вакцинасы белән яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.
«Бездә 700 кешегә ясалды. Вакцинация актив бара, бу медицина хезмәткәрләре генә түгел, ә башка һөнәр ияләре дә», – дип билгеләде спикер.
Владимир Жаворонков сөйләгәнчә, хәзер "Спутник V" дозасы республиканың барлык районнарына китерелгән.
«Без монда (эре шәһәрләрдә) табиблар һәм укытучыларга гына түгел, ә бәлки акрынлап халыкка күчә башлауларын күрәбез. Вакционнар аз булган районнарда, һичшиксез, алар риск төркеменнән башлыйлар», – дип аңлатты министр урынбасары.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанга Гам-КОВИД-Вак вакцинасының 2,9 мең дозасы кайтты («Спутник V» сәүдә атамасы).
Татарстанда вакцинация ничек узуын җентекләбрәк Sntat сайтында белергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа