Татарстанда коронавирустан 110нчы үлем очрагы расланган
1950 елда туган ир-ат инфекция корбаны булган.
Татарстанда тагын бер кеше Covid-19 инфекциясеннән үлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстанда коронавирустан 110нчы үлем очрагы расланган», диелә хәбәрдә.
1950 елда туган ир-атны пневмония белән хастаханәгә китергәннәр. Пациентның хроник авырулары булган. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертизадан соң ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа