Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 10 000 “Covid-19” авыруы ачыкланган
Бүгенге көндә Бөгелмәдә тагын бер коронавирус очрагы ачыкланды. Шулай итеп, хәзер чирләүчеләрнең гомуми саны 46га җитте.
Татарстанда 76 кеше Covid-19 инфекциясе йоктырган. Чирнең читтән кертелгәннәре – 2, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә – 74.
Яңа ачыкланган очраклардан: 12 пациент хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 64 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр – 4
18 яшьтән 30 яшькәчә – 5
30 яшьтән 50 яшькәчә – 36
50 яшьтән 60 яшькәчә – 12
60 яшьтән 70 яшькәчә – 11
70 яшьтән 80 яшькәчә – 6
80 яшьтән 90 яшькәчә – 6
90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүчеләр юк.
Шәһәр һәм районнар буенча:
1. Казанда – 48
2. Яр Чаллыда – 4
3. Әлмәттә – 2
4. Бөгелмәдә – 1
5. Югары Ослан районында – 1
6. Биектау районында – 2
7. Яшел Үзәндә – 2
8. Кукмарада – 3
9. Лениногорскийда – 1
10. Түбән Кама районында – 9
11. Питрәч районында – 1
12. Саба районында – 2
Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 10 000 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шуларның 8 743 кеше, шул исәптән 69 узган тәүлектә терелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа