Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасын беренче булып табиблар алачак

Вакцинация алдыннан табиблардан ПЦР-мазок алачаклар һәм алар коронавирусны ачыклау өчен антитәнчекләргә тест тапшырачак.

Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V» вакцинасын беренче булып медицина хезмәткәрләре алачак. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Киләсе атнада республикага “Спутник V“ вакцинасының беренче мең дозасы килеп җитүен көтәбез. Беренче чиратта, медицина хезмәткәрләренә, коронавирус йоктырган пациентларны дәвалаучы табибларга вакцинация ясалачак», дип искәртте спикер.

Министр урынбасары вакцинациянең эш урыны буенча оештырылачагын әйтте. Аны поликлиникаларның мобиль бригадалары үткәрәчәк.

Вакцинация алдыннан табиблардан ПЦР-мазок алачаклар һәм алар коронавирусны ачыклау өчен антитәнчекләргә тест тапшырачак. Алар өчен бу процедура бушлай булачак.

Барлык әзерлек чаралары да инде башланган, препаратны саклау өчен урыннар әзерләнгән, дип сүзен төгәлләде Жаворонков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса