Татарстанда коронавирус йоктыруның 91 яңа очрагы ачыкланган
Барысы да авыру кешеләр белән аралашкан.
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 91 яңа очрагы теркәлгән. Алар барысы да авыру кешеләр белән аралашкан. Егерме алты кеше хастаханәгә озатылган, 65 кеше өендә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькәчә – 2
18 яшьтән 30 яшькәчә – 7
30 яшьтән 50 яшькәчә – 31
50 яшьтән 60 яшькәчә – 16
60 яшьтән 70 яшькәчә – 21
70 яшьтән 80 яшькәчә – 10
80 яшьтән 90 яшькәчә –4
90 яшьтән өлкәнрәкләр авыручылар юк.
Шәһәр һәм районнар буенча җыентык:
Казан – 39
Яр Чаллы – 18
Аксубай – 4
Актаныш районы – 4
Әлки районы-1
Апас – 1
Арча – 1
Буа районы – 2
Чүпрәле – 1
Яшел Үзән – 3
Кайбыч районы – 6
Кукмара районы – 4
Лаеш районы – 1
Түбән Кама – 1
Питрәч – 1
Тукай районы – 1
Чистай районы – 3
Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 11 784 очрагы теркәлгән.
10 340 кеше, шул исәптән 89 узган тәүлек эчендә сәламәтләнде.
Исегезгә төшерәбез, “Роспотребнадзор”ның киңәшләрен үтәргә: битлек кияргә һәм социаль дистанцияне үтәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа