Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда коронавирус таралуны профилактикалау буенча икенче линия ачылды

Республикада Covid-19 таралу куркынычы янау сәбәпле, 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде.

Татарстанда икенче кайнар линия ачылды, аның буенча республикада яшәүчеләр Covid-19 коронавирус йогышын профилактикалау мәсьәләләре буенча консультация алырга, шулай ук табибларга күптән түгел чит илләрдән кайткан гражданнар белән контактлар турында хәбәр итәргә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Республика Роспотребнадзор һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының кайнар линияләренә шылтырату саны арту сәбәпле, өстәмә купканаллы телефон: 8 (800-22) 2-59-00 ачу турында Карар кабул ителде. Татарстанлыларга үз сәламәтлегеңә һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерәбез",-дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республикада Франциядән Казанга килгән һәм беркем белән дә контактка кермәгән коронавирус белән авыручы бер генә кеше ачыкланган. Күптән түгел чит ил сәфәрләрендә булган 430га якын кеше карантинда.

Яңа типтагы коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, Татарстанда 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Чит илләрдән кайткан барлык кешеләрне кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә һәм ирекле карантин үтәргә өндиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса