Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган
Авырулар саны буенча республика Россия төбәкләре арасында 81нче урынны били.
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«100 мең кешедән чыгып исәпләгәндә, күрсәткеч 144,7гә тигез. Авырулар саны буенча республика Россия субъектлары рейтингында — 81, Идел буе федераль округы субъектлары арасында исә соңгы, 14нче урынны били», — диде ул.
Бер атна дәвамында үсеш темпы 0,6 процент тәшкил итә, ул инде өч атна шул дәрәҗәдә саклана, дип өстәде Авдонина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа