Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда көллият һәм техникум студентлары арасында иң яхшы станокчы сайланачак

"Һөнәре буенча иң яхшы" һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында республика конкурсы Казан политехника көллиятендә уздырыла.

Татарстанда урта махсус уку йортлары студентлары арасында иң яхшы станокчы сайлаячаклар. "Һөнәре буенча иң яхшы" һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында республика конкурсы Казан политехника көллиятендә уздырыла.

«Станокчы» һөнәре буенча конкурста катнашу өчен Әлмәт һөнәри көллияте, Бөгелмә машина төзелеше техникумы, Казан политехника көллияте, Казан радиомеханика көллияте, Кама дәүләт автомеханика техникумы, Алабуга политехника көллияте, П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте һәм Яр Чаллы политехника көллияте студентлары килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса