Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда кечкенә бала телефонын зарядкага куйганда ток бәреп һәлак булган

Алексеевск районында 10 яшьлек малайны телефонын зарядкага куйганда ток бәреп үтергән. Бәхетсезлек очрагы 12 июльдә Речное авылыннан ерак түгел палаткалы лагерьда килеп чыккан. Ток бәргән малайны аңсыз хәлдә Алексеевск район хастаханәсенә алып килгәннәр. Баланың сулышы реанимациядә өзелгән. Ачыкланганча, малай әнисе белән лагерь җитәкчесе янына кунакка килгән булган. Бу хакта "Татар-информ"...

Алексеевск районында 10 яшьлек малайны телефонын зарядкага куйганда ток бәреп үтергән. Бәхетсезлек очрагы 12 июльдә Речное авылыннан ерак түгел палаткалы лагерьда килеп чыккан. Ток бәргән малайны аңсыз хәлдә Алексеевск район хастаханәсенә алып килгәннәр.

Баланың сулышы реанимациядә өзелгән.

Ачыкланганча, малай әнисе белән лагерь җитәкчесе янына кунакка килгән булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итә.

Фаҗига факты буенча беренчел тикшерү үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса