Татарстанда карантинга 38 сыйныф ябык
Укучылар Казан, Югары Ослан һәм Лениногорск районнарында өйдән укый.
Татарстанда ОРВИ белән авырып, өйдә укучы 38 сыйныф бар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Өйдә 38 сыйныф укый, бу 942 укучы дигән сүз», – дип билгеләп үтте спикер.
Кискен респиратор вируслы инфекцияләре аркасында Казанда 33 классны өйдәге укытуга җибәргәннәр, дүртесе – Югары Осланда һәм берсен – Лениногорск районында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа