Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда Иҗтимагый палата һәм кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тавыш бирүдә ярдәм итәчәкләр

Җәмәгатьчелек күзәтүе тавыш бирүнең барлык этапларында да оештырылачак.

Кичә сайлау участокларының әзерлеген тикшерделәр, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте. 
ТР Үзәк сайлау комиссиясе, ТР Иҗтимагый палатасы һәм ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча булачак тавыш бирүдә катнашучылар хокукларын бозу фактларының барлык сигналларына бергәләп җавап бирү турында карар кабул иттеләр. 
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, җәмәгатьчелек күзәтүе тавыш бирүнең барлык этапларында да оештырылачак. Күзәтүчеләр сыйфатында 14,5 меңнән артык татарстанлы гариза биргән. 


«Тавыш бирүнең легитимлыгы гражданнарның сайлау институтына ышанычын ныгыта. Шуңа күрә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе гражданнарның хокукларын үтәүне бәйсез мониторинглау һәм гомумроссия тавыш бирү барышын иҗтимагый контрольдә тоту белән кызыксына», – дип билгеләп үтте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса