Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда тавыш бирү өчен иртәгә меңгә якын мобиль участок ачылачак

Йорт яны территорияләрендәге участоклар 11 һәм 12 сентябрьдә эшләячәк.

Татарстанда 11 сентябрьдә йорт яны территорияләрендә 972 сайлау участогы эшли башлаячак. Бу ишегалларында чатырлар яки автобуслар җиһазландырылачак. РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча июль аенда тавыш бирү көннәрендә татарстанлылар әлеге мобиль участокларның уңайлылыгын лаеклы бәяләде, дип хәбәр итте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

"Йортлар ишегалларында, җәмәгать киңлекләрендә тавыш бирү махсус җиһазландырылган чатырларда һәм автобусларда оештырылачак. Татарстанда юл кырыйларында, машина багажникларында, агач төпләрендә тавыш бирү мөмкин түгел! Мондый тавыш бирү формасын оештыру буенча катгый таләпләр эшли", ­- диде Кондратьев.

Аның сүзләренә караганда, территориаль сайлау комиссияләренә сайлаучыларның яшәү урыныннан чыгып, мобиль тавыш бирү урыннарын билгеләү мөмкинлеге бирелгән.

"Безнең йорт яны территорияләрендә күп санда участоклар оештыру бурычы юк. Без тавыш бирүнең мондый формасы сыйфатлы эш таләп итә, дигән катгый фикердә. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе буларак, йорт яны территориясендә тавыш бирү - сайлау комиссияләре әгъзаларына өстәмә йөкләмә булуга карамастан, миңа моны әйтү күңелле. Республиканың территориаль сайлау комиссияләре 972 мобиль участок оештыру турында Карар кабул итте. Сайлаучыга уңайлы булырга тиеш", - дип ассызыклады Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Йорт яны территорияләрендә оештырылган участоклар үз расписаниесе буенча эшләячәк, әмма 11 һәм 12 сентябрьдә генә. Тавыш бирү өчен мобиль участокларның эш вакыты турында ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында, шулай ук территориаль сайлау комитетлары сайтларында белергә мөмкин булачак. 13 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан халкы бары тик стационар сайлау участокларында гына тавыш бирә алачак.

Исегезгә төшерәбез, республикада 11-13 сентябрьдә ТР Президентын сайлаулар, массакүләм муниципаль сайлаулар, шулай ук РФ Дәүләт Думасына һәм ике округ буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса