Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда инвалид балаларга "Путин түләүләре» өчен гаризалар кабул ителә башлый

Акча мөрәҗәгать итүче күрсәтелгән счетка: сберкнижка яки банк картасына күчәчәк.

Татарстанда 15 июльдән инвалид балаларга «Путин түләүләре» өчен гаризалар кабул ителә башлый. Бу хакта "Татар-информ" МА, ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлекчәсенә сылтама белән яза.

Яңа бер тапкыр бирелә торган түләүләргә 6 яшьтән алып 18 яшькә кадәр һәм 18тән 23 яшькә кадәр булган балаларның әти-әниләре исәп тота ала.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гаризаларның күпчелеге фондта булган мәгълүматлар буенча автомат рәвештә формалаштырылачак һәм дәүләт хезмәтләре Порталында әти-әниләрнең шәхси кабинетлары буенча җибәреләчәк.

Гаризалар дәүләт хезмәтләре порталында яки Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә өч ай ярым эчендә кабул ителә.

Акча мөрәҗәгать итүче күрсәтелгән счетка: сберкнижка яки банк картасына күчәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса