Татарстанда интеллектуаль транспорт системалары буенча Онлайн-хакатон узачак
Чарада катнашу өчен аналитиклар, дата-сайентистлар һәм Python-эшләүчеләр чакырыла.
Республика Хөкүмәте ярдәме белән «Интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуация үзәкләре элементлары» онлайн-хакатоны узачак. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.
Чара 23 майдан 30 майга кадәр узачак. Анда катнашу өчен бөтен Россиядән аналитиклар, дата-сайентистлар һәм Python-эшләүчеләр чакырыла. Гаризаны 20 майга кадәр тапшырырга мөмкин.
Әлеге вакыйга Digital Superhero исемле хакатоннар марафонының беренче чарасы булачак. Ул, профильле министрлык һәм ведомстволарны җәлеп итеп, икътисадның төрле өлкәләренә караган бурычлар өчен цифрлы технологияләр өлкәсендә идеяләрне үстерү өчен уңайлы шартлар булдыруны тәэмин итәргә тиеш.
Проектның идеологы һәм гамәлгә куючысы – Татарстан Республикасының “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе, ә координаторы – Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы. Чараның партнерлары – InnoSTage компанияләре төркеме һәм “Казан-Телематика” компаниясе (НТС концерны).
– Без проектка ярдәм итүебезгә шат, чөнки икътисадны һәм социаль өлкәне цифрлаштыру мәсьәләсен хәл итү өчен профильле министрлыкларның һәм оешмаларның көчләрен консолидацияләү мөһим, – дип аңлатты проектның төп идеясен Татарстан Республикасы финанслар министры Айрат Хәйруллин.
– Хезмәттәшлек итәргә талантлы программистларны җәлеп итү, алар өчен эш мәйданчыклары булдыру, бурычларны мотивацияле рәвештә гамәлгә куючылар, компетентлы партнерлар белән тәэмин итү зарур. Бары тик шулай итеп кенә яхшы идеяләрдән IT-инфраструктураларда гамәлгә кертеләчәк һәм актуаль мәсьәләләрне хәл итәчәк перспектив прототиплар реаль платформаларда барлыкка киләчәк, – дип өстәде InnoSTage компанияләр төркеме генераль директоры Айдар Гозәеров.
Хакатон нәтиҗәләре буенча иң яхшы командалар акчалата бүләкләр, үз инициативаларын эшләп бетерү һәм аларны пилотлаштыру өчен ярдәм, шулай ук эшкә чакырылу мөмкинлеге алачак. www.dshkazan.ru/its хакатон сайтында проектны гамәлгә ашыру графигын карарга һәм катнашу өчен гариза бирергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа