Татарстанда, илкүләм проект кысаларында, пычранган җирләрне чистартачаклар һәм территорияләрне экореабилитацияләячәкләр
Экологик эшләр республиканың Саба һәм Түбән Кама районнарында тормышка ашырыла.
«Экология» дәүләт проекты һәм «Чиста ил» федераль проекты кысаларында, Татарстанның Саба районы Шәмәрдән авылында нефтьтән пычранган җирләрне торгызалар. Бозылган җирләрне рекультивацияләүгә 76,6 млн. сум бүленгән. Эшләр 12,6 мең квадрат метр мәйданда башкарыла. Бүгенге көндә нефтьтән пычранган туфрак һәм нефть битумының барлык калдыклары чыгарылган һәм утильләштерүгә тапшырылган. Моннан тыш, туфракның уңдырышлы катламы салынган. Эшләр 95% ка башкарылган.
Шулай ук әлеге проектлар буенча Түбән Кама районының Прости авылы янында санкцияләнмәгән чүплек урынын рекультивациялиләр. Территорияне чистартканнан соң участокны экореабилитацияләү, ягъни якындагы елгаларны чистарту һәм агачлар утырту планлаштырыла. Бу 240 меңгә якын кешенең әйләнә-тирә мохит торышын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Эшләр башкарыла торган территориянең мәйданы 35 гектар тәшкил итә. Проектны 2021 елда тәмамлау планлаштырыла. Чүплекне рекультивацияләүне финанслауның гомуми суммасы 740 млн. сум тирәсе тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа