Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда илкүләм проект буенча юлларга ремонт ясалачак

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 31 юл объекты төзекләндереләчәк.

Быел Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча гомуми озынлыгы 65,7 чакрым тәшкил иткән төбәк әһәмиятенә ия автомобиль юлларына ремонт ясалачак. Әлеге максатларга республика бюджетыннан 715 миллион сум акча бүленгән. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Аерым алганда, Әлмәт – Азнакай, Алексеевск – Югары Колок, Рус Акташы – Кузай – Дербедень — Казан — Оренбург, Түбән Мактама – Иске Сөркә, Потапово – Томбарлы – Татар Кандызы, Казан – Оренбург – Чистай һ.б. автомобиль юлларын ремонтлау күздә тотыла. Бу төбәк әһәмиятенә ия 31 юл объекты дигән сүз.

Илкүләм проект программасына тагын Казан, Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендәге гомуми озынлыгы 100 чакрымнан артык тәшкил иткән 30 төбәк юл челтәре объекты кергән. Алар арасында Сокуры – Хәерби – Травкино, Казан – Шәмәрдән, Песәй – Кырынды, Җәлил – Сарман, Чаллы – Сарман һ.б. автомобиль юлларын атап үтәргә мөмкин.

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» - илдә узган елдан бирле Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган 12 илкүләм проектның берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса