Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда илкүләм проект буенча 126 берәмлек җәмәгать транспорты сатып алыначак

Газ-мотор ягулыгында эшләүче 40 автобус, 68 зур класслы автобус һәм 18 түбән идәнле трамвай сатып алыначак.

Татарстанда 126 берәмлек җәмәгать транспорты сатып алыначак. Бу хакта «Татар-информ»МА яза.

«Шәһәр агломерацияләрендә пассажир транспортын модернизацияләү» федераль проекты ярдәмендә «имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла торган 40 зур сыешлы газ-мотор ягулыгында эшләүче автобус, 68 зур класслы автобус һәм 18 түбән идәнле трамвай сатып алыначак.

Моннан тыш, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә юлларда үлем-китем санын киметү өчен республикада 20 чакрымга якын киртәләр, 2,5 меңнән артык юл билгесе һәм 57 ясалма тигезсезлек урнаштырылачак. Планда 71 җәяүлеләр кичү юлын төзекләндерү һәм 7 км дан артык ясалма яктырткыч урнаштыру каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса