Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда “Игътибар-балалар!” дигән профилактик чара башланды

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә, төрле акцияләр оештырачак.

Балаларның юл-транспорт вакыйгаларында имгәнүләрен кисәтү максатыннан, агымдагы елның 24 августында Татарстан Республикасында "Игътибар-балалар!” чарасы башланып китте. Ул 6 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

2020 елның 7 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 238 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 бала һәлак булган һәм 254е имгәнгән, төрле тән җәрәхәтләре алган.

Статистика мәгълүматларын анализлау күрсәткәнчә, балалар эләккән юл-транспорт һәлакәтләренең саны август-сентябрь айларында арта, яшүсмерләр җәйге ялдан соң юлда куркынычсызлык белән бәйле күнекмәләрне югалта һәм аларга транспорт мохитенә өстәмә рәвештә җайлашу таләп ителә. Әйтик, 2019 елның август-сентябрендә 109 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 2 баланың гомере өзелгән һәм 115 бала зыян күргән. Мондый вакыйгалар ел дәвамында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең     20 процентын тәшкил итә.

Бөгелмә муниципаль районы территориясендә агымдагы елның 7 аенда балалар катнашында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 16 яшькә кадәрге 6 балигъ булмаган бала тән җәрәхәтләре алган. Шуларның икесе федераль әһәмияттәге автомобиль юлында, икесе торак пунктлар территориясендә ( Бөгелмә шәһәре, З. Роща авылы) булган.

"Игътибар-балалар! Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә,  оештыралар:

  • балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау ниятеннән, машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү чаралары;
  • җәяүлеләргә юл бирмәүгә бәйле рәвештә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау буенча чаралар;
  • яктылыкны кире чагылдыручы элементларны популярлаштыру буенча чаралар;
  • балигъ булмаганнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән акцияләр, алар барышында мондый фактлар турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен мәгариф оешмаларына җибәреләчәк;
  • белем бирү оешмаларына һәм сәламәтләндерү лагерьларына, юл билгеләренә, тамгаларга, светофор объектларына керү юлларының һәм коймаларның торышын тикшерү;
  • Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашында балаларның юлларда үз-үзен тотышы мәсьәләләре буенча ата-аналар җыелышлары уздыру.

Ата-аналар үз балаларының куркынычсызлыгына җитди карарга тиеш. Балаларның куркыныч урыннарда, шул исәптән юл читләрендә дә, караучысыз калмавы турында кайгыртырга кирәк. Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9нчы пункты нигезендә, 7 яшьтән кечерәк булган балаларны җиңел автомобиль һәм йөк автомобиле кабинасында йөртү, аларның конструкцияләрендә куркынычсызлык каешлары каралган очракта яки балаларның авырлыгына һәм үсешенә туры килә торган махсус системалар (җайланмаларны) кулланып кына башкарылырга тиеш. Шулай да  Дәүләт автоинспекциясе балаларны  7 яшькә җиткәч тәмахсус утыргычларда йөртергә киңәш итә.

ТР Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Г. М. Гыйбадуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса