Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылыш буенча "кайнар линия" эшли башлаячак

Хәрби хезмәткә чакырылучы гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү һәм хокуклар саклануны тәэмин итү мәсьәләләре буенча 10 ноябрьдә Татарстанда "кайнар линия" эшли башлаячак. Бу хакта Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты, Татарстан Республикасы Адвокатлар...

Хәрби хезмәткә чакырылучы гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү һәм хокуклар саклануны тәэмин итү мәсьәләләре буенча 10 ноябрьдә Татарстанда "кайнар линия" эшли башлаячак. Бу хакта Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре тиешле мәгълүматлар алуда, бәхәсле хәлләрне аңлатуда ярдәм итәчәк.

Сораулар белән түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итәргә була: (843) 236-89-15, 236-40-17, 236-40-62. "Кайнар линия" иртәнге 9 дан 17 сәгатькә кадәр эшләячәк.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса