Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда хезмәт хакы арта

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 нче маддәсе нигезендә 2015 елның 2 октябрендә ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәсе Координация советы, ТР Министрлар Кабинеты белән Татарстанда минималь хезмәт хакы турында Килешү төзеделәр.

Килешүдә әлеге документ имзаланган көннән башлап, Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы аена кимендә 7 309 сум дип билгеләнә.

Моңа бәйле рәвештә, Килешүнең 1 нче һәм 5 нче маддәләренә туры китереп, Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче бюджеттан тыш икътисад секторында хезмәт итүче һәм шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы юридик зат, юридик зат булмаган хосусый эшмәкәр белән хезмәт килешүе төзегән һәр кешенең хезмәт хакы 2015 елның 2 октябреннән башлап, әгәр ул кеше ай дәвамында эш нормасында каралган вакытны тулысынча эшләгән, хезмәт вазифаларын башкарган, норманы үтәгән булса, 7 309 сумнан кимрәк була алмый.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә эшләүчеләрнең минималь хезмәт хакы "Минималь хезмәт хакы турында"гы Федераль Закон нигезендә билгеләнә (2015 елның 1 гыйнварыннан - аена 5 965 сум).

Килешүнең тулы тексты 2015 елның 9 октябрендә - "Республика Татарстан", 10 октябрьдә "Ватаным Татарстан" газеталарында басылып чыкты.

Әлеге Законны бозучылар, ягъни минималь хезмәт хакын түләү буенча дәүләт гаарантиясен тәэмин итә алмаучылар РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.27 нче маддәсе нигезендә административ җавапка тартылалар.

Тиешле шартлар үтәлгән очракта хезмәт хакы күрсәтелгән минималь хезмәт хакы күләменнән кимрәк чыга икән, эшче, яисә хезмәткәр, үзенең хезмәт хокукларын яклау максатында, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук суд һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса