Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда үгез гөмбә җыючыны сөзеп үтергән

Кичә Татарстанның Нурлат районы Каравыл Тавы авылы янында үгез 62 яшьтәге ир-ат һәм аның янындагы хатын-кызга ташлана. Үгез сөзүеннән алган җәрәхәтләрдән ир-ат фаҗига урынында ук җан бирә. Кабыргалары нык сынган хатын-кыз хастаханәгә озатыла. Бу һөҗүм буенча тикшерү бара, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән...

Кичә Татарстанның Нурлат районы Каравыл Тавы авылы янында үгез 62 яшьтәге ир-ат һәм аның янындагы хатын-кызга ташлана. Үгез сөзүеннән алган җәрәхәтләрдән ир-ат фаҗига урынында ук җан бирә. Кабыргалары нык сынган хатын-кыз хастаханәгә озатыла.

Бу һөҗүм буенча тикшерү бара, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Якушкино авылыннан ирле-хатынлы ике кеше кырга гөмбә җыярга чыга. Икесе дә нык исерек булган. Бу вакытта көтүче елга аша сыер көтүен чыгарган. Бер үгез кинәт гөмбә җыючыларга ташлана, моның сәбәпләре әлегә билгесез. Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса