Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда фура шоферы, ишеге эчтән бикләнеп калу сәбәпле, коткаручыларны чакырткан

Ир-ат төнге сәгать өчтә трассада бер кат майкадан урамда калган.

Татарстанда фура шоферы, кабина ишеге шап итеп ябылу, ә ачкычы эчтә калу сәбәпле, төнге сәгать өчтә бер кат майкадан урамда калган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, ир-ат 112 бердәм номеры аша шул хакта коткаручыларга хәбәр иткән. Гадәттән тыш хәл Казанның Мамадыш трактында, М7 федераль трассасы янында булган.

Урынга 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре юл тоткан. Фура шоферы аларның машинасында җылынган арада, коткаручылар йөк автомобиленең ишеген ачкан.

Чыганак: «Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса