Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда фермерлык продукциясен өйдән чыкмыйча ничек сатып алырга?

Хәзерге вакытта үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкына фермер продукциясен өйгә китертергә тәкъдим итә.

Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә челтәрләре аша сату буенча шактый актив эш алып барыла, продукцияне өйгә китереп бирү буенча 40тан артык мәйданчык эшли. Сезнең игътибарга шуларның аеруча популяр булганнарын тәкъдим итәбез:

Файдалы һәм “дөрес” продуктларны өйгә китереп бирү буенча Станция Плантация сервисы – ул 2018 елдан башлап эшли. Биредә организмга зыян китерә торган куркыныч өстәмәләрсез һәм компонентларсыз имин һәм сыйфатлы продуктлар алырга мөмкин, болар: яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр, фермер ите, сөт продуктлары, чикләвекләр һәм киптерелгән җиләкләр, башка илләрдән кайтарылган, бездә җитештерелми торган җиләк-җимешләр һәм башка продуктлар, органик косметика һәм башка бик күп әйберләр.

Казанда фермер продуктларын өйгә китереп бирә торган ФерЭко кибете – биредә сыйфатлы фермер продукциясе һәм гади кибетләрдә сатылмый торган продуктлар бар. Мәс., сырлардан төрле тәмләткечләргә заказ бирергә мөмкин. Кибет – «Туган як» лояльлек программасында катнашучы.

Натураль товарлар һәм сәламәт туклану продуктлары сата торган Эколавка Шалфей кибете – биредә киң ассортиментта натураль продукция тәкъдим ителә: сәламәтлек, файдалы туклану өчен товарлар, косметика, үләннәр җыелмалары, үләннәрнең барлык төрләре диярлек бар, натураль майлар, фиточәйләр һәм башкалар.

Фермер гастрономы КороваМу – Татарстан Республикасында беренче интернет-сервис, биредә конкрет фермерлардан һәм хосусый җитештерүчеләрдән турыдан-туры, арадашчыларсыз экологик чиста продуктлар сатып алырга мөмкин. Җитештерүчеләр үз продуктларын үзләре тәкъдим итәләр: алар үз продукциясенең тәме һәм сыйфаты өчен, иминлеге һәм тышкы күренеше өчен үзләре җаваплылар. Алар үз продуктларына бәяләрне дә үзләре куя.

«Мин сине яратам» экофермасы – кәҗә сөте, файдалы йогуртлар һәм тәмле сырлар тәкъдим итә.

«Изюминка» эколавкасы – натураль косметика, сәламәтлек өчен файдалы продуктлар, файдалы татлы әйберләр, чикләвекләр һәм үләннәр җыелмалары.

«Минем авылым» авылыннан продуктлар – Татарстан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен һәм реаль сатып алучыларны берләштерүче, туклану культурасын камилләштерүче һәм авыл ризыклары белән таныштыручы компания.

Фермер продуктлары ТатНям – үзебездә җитештерелгән бары тик натураль фермер продуктларын гына тәкъдим итә торган бренд.

Вкус вилл – бөтен Россия буйлап сәламәт туклану продуктлары кибете.

"Коза-Дереза" фермер лавкасы – фермер продукциясе, шул продукциядән кулинария һәм ярымфабрикатлар.

Натураль продуктлар Oltmanns – Казанда һәм Зеленодольскида кибетләр челтәре, анда гаилә фермасы продукциясе тәкъдим ителә. Продукция әзерләгәндә соясыз, крахмалсыз, коры сөтсез һәм башка «алмаш продуктларсыз», бары тик суытылган ит кенә кулланыла.

«ГУРМАН ФРЕШ» – төрле деликатеслар сатыла торган интернет-кибет. Биредә балык, диңгез продуктлары, ит, ит әйберләре, сырлар, десертлар, итальян макароннары, майлар, соуслар һәм башка әйберләр сатып алырга мөмкин. Бу продуктларны Казан территориясендә дә, шулай ук Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләрендәге кибетләрдә дә алырга мөмкин.

Интернет-супермаркет «Produktoff» – биредә сыйфатлы һәм туңдырылмаган продуктларның зур ассортименты бар.

FarmDo – бу бөтен Россия буйлап фермерлар үз продукциясен үзләре сата торган интернет-мәйданчык. Бу интернет-кибет түгел, ә челтәрдәге базар. Проектның максаты - фермер продуктларын фермер өчен дә, шулай ук сатып алучы өчен дә кулай бәяләрдән, челтәр кибетләренең сәүдә бәяләре өстәүләреннән башка, кулланучыга җиткерү.

Фроловларның шәхси ярдәмче хуҗалыгы (Фроловлар ЛПХсы) – диетик, файдалы куян ите, тавык ите, кәҗә сөте һәм сырлар тәкъдим итә.

Онлайн-гипермаркет GetFaster – бу, өйдән чыкмыйча гына, гипермаркетларда сатыла торган барлык продуктларны, эчемлекләрне, көнкүреш химиясен, өй кирәк-яракларын сатып алу мөмкинлеге.

М.Г.Сираҗиннар КФХсы – инкубатор йомыркалары һәм тәүлеклек чебешләр, кәҗә сөте, сыр, эремчек, кәҗә йогырты һәм рикотталар сату белән шөгыльләнә.

Натураль авыл продуктлары Ферма – Ильинка поселогында (Питрәч районы), Воробьевка поселогында һәм Матюшино авылында (Югары Ослан районы) урнашкан өч шәхси фермер хуҗалыгы берләшмәсе.

«Түбән Кама» кооперативы – Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрендә бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, башлы суган, яшелчәләрдән аш җыелмаларын, вакланган яшелчәләрне һәм «А» категориясендәге ит ярымфабрикатларын өйгә китереп бирә.

Продуктларга заказларны шулай Татарстанның электрон ярминкәсе аша да бирергә мөмкин. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса