Татарстанда фермерлар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре терлекләрнең баш санын дәүләт ярдәме белән иминиятләштерә алалар
Дәүләт ярдәме белән агроиминиятләштерүне ике иминият компаниясе тәкъдим итә.
Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре терлекләрнең баш санын дәүләтнең 50 процентлы ярдәме белән иминиятләштерә алалар. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мондый иминиятләштерү товар җитештерүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга бәйле чыгымнарны капларга һәм аларны мөмкин булган банкротлыктан якларга ярдәм итә ала.
Дәүләт ярдәме белән агроиминиятләштерүне ике иминият компаниясе – «РСХБ-Страхование» СК АҖ һәм «СК «Согласие» ҖЧҖ тәкъдим итә.
Хайваннарның йогышлы авырулары, массакүләм агуланулар, табигый бәла-казалар, электр, җылылык энергиясе, су белән тәэмин итүдә тайпылышлар булу, шулай ук янгын очраклары иминиятләштерү таләп ителү вакыйгалары булып санала.
Иминиятләштерүчеләрнең төп өлешен эре кошчылык һәм дуңгызчылык сәнәгать предприятиеләре тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа