Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда этләр ашаган ир-ат мәете табылган

Казанда Мусин урамындагы «Планета» фитнес-үзәгеннән 150 метрда баткаклык урында этләр ашаган ир-ат мәете табылган. Әлеге факт буенча тикшерү органнары тикшерү башлады, дип хәбәр итә Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова. Табылган ир-атның кем икәнлеге ачыкланган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, 42 яшьлек Казан кешесе февраль ахырында югалган....

Казанда Мусин урамындагы «Планета» фитнес-үзәгеннән 150 метрда баткаклык урында этләр ашаган ир-ат мәете табылган.

Әлеге факт буенча тикшерү органнары тикшерү башлады, дип хәбәр итә Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова.

Табылган ир-атның кем икәнлеге ачыкланган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, 42 яшьлек Казан кешесе февраль ахырында югалган. Шулай ук ир-атның элек тә өйдән чыгып киткәләгәне һәм спиртлы эчемлекләр белән мавыгуы билгеләнгән. Суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса