Татарстанда эпидемиологик хәл сәбәпле 10 мәктәп тулысынча ябылган
Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә сөйләштеләр.
Татарстанда эпидемиологик хәл сәбәпле, ун мәктәп тулысынча ябылган. Алар арасында Лаеш районыннан - биш, Минзәләдә – өч, Зәй һәм Тәтеш районнарында берәр мәктәп бар.
Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә сөйләштеләр. Мәгариф идарәсе башлыгы Валентина Кульбеда сүзләренә караганда, балалар арасында авыручылар саны - беренче урында. Бөгелмәдә авыручы балалар санының уртача күрсәткече бүгенге көндә 14 процент тәшкил итә.
Узган шимбәдә Бөгелмәдә биналарда уку дәресләре тулысынча гамәлдән чыгарылды. Алар урынына укучылар белән саф һавада чаралар – мәктәп яны территориясендә спорт, мәдәни-танып-белү чаралары үткәрелде. Һәр мәктәп балаларның мәшгульлеге форматын үзе сайлаган. Ял көннәрендә бактерицид лампалар ярдәмендә генераль җыештыру һәм зарарсызландыру үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа