Татарстанда елгаларда боз шартлата башладылар
Яңалыклар

Татарстанда елгаларда боз шартлата башладылар

Язгы ташу вакытында суның куркынычсыз үтүен тәэмин итү өчен алдан кисәтү чаралары башланды.

Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Россия Оборона министрлыгы инженерлары белән берлектә, ташу вакытында суның куркынычсыз үтүен тәэмин итү өчен, елгаларда боз шартлату эшләрен башлады.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, беренче шартлату эшләре Менделеевск янындагы Туйма елгасында үткәрелгән инде. Бу елганың бормалы юлы кар эрү вакытында күп кенә проблемалар тудырырга мөмкин иде. Казан танк училищесы инженерлары 150 квадрат метр мәйданда өч җирдә боз шартлаткан. Барлыгы 31 килограмм шартлаткыч матдә кулланылган.

«Ел саен республикада язгы ташуны уңышлы үткәрү буенча алдан кисәтү чаралары, шул исәптән боз шартлату, боз кисү һәм каралту эшләре алып барыла. Шартлату эшләрен үткәрү өчен танк училищесы хәрбиләре җәлеп ителә. Нигездә, мондый эшләр боз тыгылу куркынычы булган участокларда яисә автомобиль күперләре янында башкарыла. Шартлату үткәрелгәннән соң боз үзенең структурасын үзгәртә һәм күпкә тизрәк таркала», — дип сөйләде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау бүлеге башлыгы, эчке хезмәт капитаны Павел Матюшев.