Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда ел дәвамында Иделне тернәкләндерүгә 1,6 млрд сум акча юнәлдерелде

Республикада чистарту корылмаларының 82%ы билгеләнгән нормативларга туры килми.

Быел Татарстан «Экология» илкүләм проектының дүрт федераль проектында катнашты, аларны гамәлгә ашыруга 2,87 млрд сум юнәлдерелгән иде, шул исәптән федераль бюджеттан – 2,21 млрд сум һәм республика бюджетыннан 665 млн сум. Бу хакта бүген ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков журналистлар белән очрашуда белдерде.

«2019 елда эш нәтиҗәләре буенча без ИФОда экологиягә кертемнәр буенча беренче урынны алдык, 2020 ел нәтиҗәләре анализлана. Иң күп капитал таләп итә торган юнәлеш – су объектларын саклау, аның барышында чистарту корылмаларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә аерым игътибар бирелә», – диде министр.

Бүгенге көндә чистарту корылмаларының 82%ы билгеләнгән нормативларга туры килми. Су объектларына еллык зыян 650 млн сумнан артык бәяләнә. Республикада барлыгы төрле милек формасындагы 181 чистарту корылмасы эшли, шуларның 131е су объектларына ташлана.

1,6 млрд сум Иделне савыктыруга юнәлтелгән, 834 млн – «Чиста ил» илкүләм проекты буенча чараларга, 234 млн сум – ТКО белән эш итүнең комплекслы системасына һәм «Урманнарны саклау» өчен 197 млн сум. Шулай ук, «Чиста ил» проекты буенча да эш алып барыла.

«Иделне сәламәтләндерү» турында сөйләгәндә, спикер билгеләп үткәнчә, су объектларының пычрануы кырлардан, терлекчелек фермаларыннан һәм җиһазландырылмаган сәнәгать мәйданчыкларыннан килгән диффуз агымы аркасында килеп чыга. Әлеге агымның күләме оештырылган агымның гомуми күләменең 50%ыннан да ким түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса