Татарстанда ел башыннан милли проектларны үтәүгә 1,5 млрд сум акча бүлеп биргәннәр
2026 елда 12 милли проект гамәлгә ашыруда катнаша.
2026 елның гыйнварында Татарстанда милли проектларны гамәлгә ашыруга 1 млрд 543,6 млн сум бүлеп бирелгән. Касса үтәлеше 1 млрд 398,6 млн сум тәшкил иткән, дип хәбәр итә ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте.
Агымдагы елда милли проектларны тормышка ашыруга Татарстан бюджетында барлыгы 53,0 млрд сум акча каралган. Шуның 28,8 млрд сумы федераль бюджет хисабына, ә 24,2 млрд сумы республика бюджеты хисабына биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia