Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда эчәклек ялкынсынулары белән авыручы барлыгы 2 меңгә якын кеше исәпләнә

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасында эчәклек ялкынсынулары чирләре белән авыручы барлыгы 2 меңгә якын авырту кеше исәпләнә. Сүз даими тикшеренүдә булган һәм хастаханәдә дәвалана торган пациентлар турында бара. Бу хакта Дәүләт Советында утырышта Казан дәүләт медицина университетының госпиталь терапия кафедрасы мөдире, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш...

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасында эчәклек ялкынсынулары чирләре белән авыручы барлыгы 2 меңгә якын авырту кеше исәпләнә. Сүз даими тикшеренүдә булган һәм хастаханәдә дәвалана торган пациентлар турында бара. Бу хакта Дәүләт Советында утырышта Казан дәүләт медицина университетының госпиталь терапия кафедрасы мөдире, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-терапевты Диана Абдулганиева хәбәр итте. Татарстан парламентында бу минутларда Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитетының сәламәтлек саклау буенча эксперт советының күчмә утырышы бара. Чара "Эчәклеге ялкынсынган авыруларга медицина ярдәме күрсәтүне норматив-хокукый камилләштерү" темасына багышланган.

Утырышны Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары Людмила Козлова алып бара.

Диана Абдулганиева эчәклеге ялкынсынган пациентларның регистры 2006 елдан алып барылуын билгеләп узды. Ел саен чирнең үсеше күзәтелә, исемлеккә 250-300 кешегә кадәр өстәлә. Аның сүзләренчә, авыруларның чирек өлешендә генә авыру җиңел формада, калганнарда ул уртача һәм авыр халәттә уза. Диана Абдулганиева җәрәхәтле колит һәм Крон авыруы диагнозы куелган пациентларга Татарстан хастаханәләрендә гастроэнтерология бүлекләрендә ярдәм күрсәтелүен билгеләп узды. 2006 елдан бирле аларның кыйммәтле дарулар белән дәвалануын әйтте.

Людмила Козлова эчәклеге ялкынсынган авырулар арасында инвалидлар күпме булуы белән кызыксынды. Диана Абдулганиева пациентларның 20 проценты инвалидлык төркемнәрендә булуын белдерде. Бу 350 гә якын кеше дигән сүз. Аларның күпчелеге - өченче төркем инвалидлар. Беренче төркемдә - 1,5-2 проценты гына исәпләнә. Татарстанда эчәк ялкынсынуларыннан дәвалау нәтиҗәлелеге итеп, Диана Абдулганиева клиник ремиссиягә ирешүне атады. Аның әйтүенчә, чирнең кире әйләнеп кайтмавы, ягъни ремиссиянең дәвамлылыгы, уртача алганда, 1,5-5 ел тирәсе тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса