Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда дүртенче миллион тонна ашлык җыеп алынган

Республикада бер миллион гектардан артык мәйданда ашлык суктырылган, бу планның 74 процентын тәшкил итә.

Хәзер уртача уңыш гектарыннан 37,4 центнер тәшкил итә. Җыелган ашлык күләме һәм уңдырышлылык буенча Буа, Тәтеш, Зәй һәм Сарман районнары алда бара.

Бөгелмә районында мәйданнарның 75 проценты җыеп алынган. Ашлык суктыру 75 мең тоннадан артып киткән. Безнең районда уртача уңыш республикадагы уртача күрсәткечтән бераз түбәнрәк – гектардан 31 центнердан артыграк чыга.

Һава шартлары уңай булса, безнең районда урып-җыю кампаниясе киләсе атнада төгәлләнәчәк. Шул ук вакытта Татарстанның кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре уракны төгәлләгән инде.  

Шулай ук киләсе ел уңышы өчен бик мөһим чор бара. Татарстанның барлык районнары көзге чәчүгә керештеләр. Тукай, Арча һәм Чирмешән районнарында 70 проценттан артык мәйданда чәчү эшләре башкарылган инде. Бөгелмә аграрийлары бу юнәлештә планлаштырылган эшләрнең 70 процентын төгәлләделәр. Алар өчен план10 мең гектарга якын.

 2021 ел уңышы өчен Татарстанда барлыгы 540 мең гектарга якын җирдә көзге культуралар чәчү планлаштырыла.

Сергей БРЮХАЧЕВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса